Әнкәемнең җыры

Категория: көе сүзләре

Гомерем буена сыенып туенмый,
Сиңа бала булып каласың.
Әнкәемне сөеп, башларымны иеп,
Күзләреңә килә багасым.

Әнкәемнең җыры, йөрәктәге моңы
Ташып чыккан күңел ярыннан.
Тыңлыйм хәйран калып, җаннарыма салып,
Исәнлегең кыйммәт бар(ы)сыннан.

Күңелеңдә назлар, әйтерсең лә язлар,
Сабый чакка мине кайтара.
Ярдәм итеп безгә, безнең барыбызга
Өлгерәсең икән кайс(ы) арада?

Әнкәемнең җыры, йөрәктәге моңы
Ташып чыккан күңел ярыннан.
Тыңлыйм хәйран калып, җаннарыма салып,
Исәнлегең кыйммәт бар(ы)сыннан.

Әнкәем бер генәм, елмай да көл генәм,
Йөзләреңдә нурлар сибелсен.
Тик бергә яшәп еллар, үтәр озын юллар
Бәхет-шатлыкларга күмелсен.

Әнкәемнең җыры, йөрәктәге моңы
Ташып чыккан күңел ярыннан.
Тыңлыйм хәйран калып, җаннарыма салып,
Исәнлегең кыйммәт бар(ы)сыннан.
Тыңлыйм хәйран калып, җаннарыма салып,
Исәнлегең кыйммәт бар(ы)сыннан.
Исәнлегең кыйммәт бар(ы)сыннан…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »