Купкан төсле җанда давыл,
Сагындыра туган авыл.
Ансыз яшәү чынлап авыр,
Күңел белән булыйк сабыр.
Кайтыр эзне син суытма.
Күңел тартсын туган йортка.
Капкасын ачып керүгә
Сагышларым чыга юкка.
Тормыш давылларын кичкән
Әткәй-әнкәй ике канат.
Аларны еш күрү-савап,
Кайту язсын кабат-кабат.
Кайтыр эзне син суытма.
Күңел тартсын туган йортка.
Капкасын ачып керүгә
Сагышларым чыга юкка.
Пар канат ул-бәхет дибез.
Гомерләре булсын тигез.
Кайда гына яшәсәктә
Дәшеп торсын туган нигез.
Кайтыр эзне син суытма.
Күңел тартсын туган йортка.
Капкасын ачып керүгә
Сагышларым чыга юкка.
Бу җыр Рәзидә Әхмәтова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 31/08/2025 - 21:15
«
»