Карлыган яфраклары
Хуш исләр таратканга.
Чәем тәмле, тормыш ямьле —
Син мине яратканга!
Карлыган яфраклары
Хуш исләр таратканга.
Чәем тәмле, тормыш ямьле —
Мин сине яратканга!
Карлыганның яфраклары
Чәйгә тансык — җәй тәмен
Болыннарда бергә җыйдык
Хуш исле ялан ямен.
Карлыган яфраклары
Хуш исләр таратканга.
Чәем тәмле, тормыш ямьле —
Мин (син) сине (мине) яратканга!
Җәйләр үтәр, көзләр җитәр.
Тагын-тагын парлашып,
Алла бирса, гомер булса,
Чәй эчәрбез, җанашым!
Карлыган яфраклары
Хуш исләр таратканга
Чәем тәмле, тормыш ямьле —
Мин сине яратканга!
Бу җыр Рәзидә Әхмәтова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 31/08/2025 - 21:21
«
»