Күңелемдә былбыл сайрый

Күңелемә былбыл керә
Гармуныңда уйнасаң.
Йөрәкләрне хискә төрә
Синең хакта уйласам.

Күңелемдә былбыл сайрый
Гармуныңда уйнасаң.
Гомеркәйләр озыная
"Ярата!" дип уйласам.

Яра тула йөрәгемә
Бу кадәр уйнавыңа,
Яратудан дымлы күзләр,
Гел генә уйларымда.

Күңелемдә былбыл сайрый
Гармуныңда уйнасаң.
Гомеркәйләр озыная
"Ярата!" дип уйласам.

Күңелемдә былбыл сайрый
Өзә, телә бәгерне.
Җаваплы сөюләр генә
Пар йөрәккә кадерле!

Күңелемдә былбыл сайрый
Гармуныңда уйнасаң.
Гомеркәйләр озыная
"Ярата!" дип уйласам.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »