Туганнарым, нигә күрешмибез,
Вакыт та бар, әллә күңелләр
Дөнья куа торгач көне-төне
Элеккечә ихлас түгелләр?
Туганнарым! Әйдә исән чакта
Аңлашыйкчы белик кадерне.
Тере вакытларда күрешмәгәч
Кемнәр табыр безнең каберне?
Дус-ишләргә табын еш корыла,
Ерагая туган арасы.
Туганлыкның белеп үз кыйбласын —
Килә кайчак итеп куясы.
Туганнарым! Әйдә исән чакта
Аңлашыйкчы белик кадерне.
Тере вакытларда күрешмәгәч
Кемнәр табыр безнең каберне?
Бу җыр Рәзидә Әхмәтова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 31/08/2025 - 21:50
«
»