Бәхет ачкычлары сөюдә!

Тик үзеңнән тора, үзеңнән
Көннәреңнең ничек үтүе …
Яратырга кирәк кешеләрне
Яратырга кирәк үзеңне.

Гомереңнең ничек үтеүе
Тик үзеңнән тора, үзеңнән.
Оныт инде йөрәк әрнүен
Бәхет ачкычлары үзеңдә!

Тик үзеңнән тора, үзеңнән
Тормыш елгасының агышы …
Күңелең саф, җаның шат икән
Белер йөрәк бәхет килерен.

Гомереңнең ничек үтеүе
Тик үзеңнән тора, үзеңнән.
Оныт инде йөрәк әрнүен
Бәхет ачкычлары үзеңдә!

Уйларыңнан килә яктылык
Яктылыктан тыуа яхшылык!
Үз-үзеңнән гаеп эзләмә —
Бәхет ачкычлары сөюдә …

Гомереңнең ничек үтеүе
Тик үзеңнән тора, үзеңнән.
Оныт инде йөрәк әрнүен
Бәхет ачкычлары үзеңдә!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »