Үткән гомерем үкендерми,
Сагышка гына сала.
Алга өмет белән карап,
Күңел үткәндә кала.
Үткән гомерем үкендерми,
Үткәннәрдә — сагышым
Бала чагым — назлы язым,
Яшьлегем — җәй балкышы.
Бала чагым йөри төсле
Һаман шаярып-уйнап.
Яшьлегем йөгерә кебек
Яшел болыннар буйлап.
Үткән гомерем үкендерми,
Үткәннәрдә — сагышым
Бала чагым — назлы язым,
Яшьлегем — җәй балкышы.
Алтын көзгә атлап барам
Янымда — балаларым.
Күңелемдә — бетмәс шатлыҡ,
Алтыннан — хыялларым.
Үткән гомерем үкендерми,
Үткәннәрдә — сагышым
Бала чагым — назлы язым,
Яшьлегем — җәй балкышы.
Бу җыр Рәзидә Әхмәтова репертуарында бар
Добавлено Almaz в ВС, 31/08/2025 - 22:05
«
»