Иске Тәрбит авылы

"Данлы Кайбыч төбәгенең
Иң матур бер урынында", —
Диеп җырлыйм, горурланып,
Туган авылым турында.

Гүзәллегең җырга күчкән,
Авылым Иске Тәрбит.
Кайда булсам, кайда йөрсәм
Син гел күңелемдә бит,
Син гел күңелемдә бит.

Ырым елгасы сулары
Ага ярларына тулып.
Cәүдиярнең иген кыры
Өлгерә ул мул булып.

Гүзәллегең җырга күчкән,
Авылым Иске Тәрбит.
Кайда булсам, кайда йөрсәм
Син гел күңелемдә бит,
Син гел күңелемдә бит.

Уңган, булган, җырга оста,
Бездә бит ул шундый халык.
Төрле якта да сөйлиләр,
Сокланыплар, таң калып.

Гүзәллегең җырга күчкән,
Авылым Иске Тәрбит.
Кайда булсам, кайда йөрсәм
Син гел күңелемдә бит,
Син гел күңелемдә бит.

Авылдашлар, якташларым,
Күршеләрем, туганнар,
Сез барыгыз — минем өчен
Бик тә якын булганнар,
Сез барыгыз — минем өчен
Бик тә якын булганнар.
Бик тә якын булганнар…

/ Иске Тәрбит (рус. Старое Тябе́рдино) — Татарстанның Кайбыч районындагы керәшен авылы /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »