Алып килде талгын назлы җилләр
Әллә кайдан торна тавышын.
Торна юлларына тиңлимен, тиңлимен
Безнең гомерләрнең агышын.
Торналар, торналар, торналар
Зәңгәр күкне иңләп очалар.
Бар җиһанга моңнар таратып, таратып,
Һава киңлекләрен кочалар.
Торна күле урман буенда,
Камышлары күлләргә сыена.
Гомер буе саг(ы)нып яшәве, яшәве
Кыен ла, ай, кыен, кыен ла.
Торналар, торналар, торналар
Зәңгәр күкне иңләп очалар.
Бар җиһанга моңнар таратып, таратып,
Һава киңлекләрен кочалар.
"Кырлак-кырлак" торна тавышы,
Көннәр инде җәйгә авышты.
Икәү йөрсәк күлнең буенда, буенда,
Үтәр кебек күңел сагышы.
Торналар, торналар, торналар
Зәңгәр күкне иңләп очалар.
Бар җиһанга моңнар таратып, таратып,
Һава киңлекләрен кочалар.
Бар җиһанга моңнар таратып, таратып,
Һава киңлекләрен кочалар.
Һава киңлекләрен кочалар…
