Их, син, яшьлек!

Категория: көе сүзләре

/ Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасыннан /

Мәхәббәт
Ул үзе иске нәрсә,
Ләкин
Һәрбер йөрәк аны яңарта.
Тиле яшьлек ярты гомрен бирә
Аның хисе белән янарга…

Их, син, яшьлек,
Их, син, тиле яшьлек!
Шундый кыска булып тоелдың,
Кичен чәчәк аткан булдың,
Ә таңында…
Ә таңында инде коелдың…

Янган яшьлек,
Үткән мәхәббәтләр,
Алар мәңге миндә терелмәс,
Күзләрем дә хәзер беркемгә дә
Гыйшык уты эзләп текәлмәс.

Их, син, яшьлек,
Их, син, тиле яшьлек!
Шундый кыска булып тоелдың,
Кичен чәчәк аткан булдың,
Ә таңында…
Ә таңында инде коелдың…

Инде…
Тәүбә иттем андый эшләрдән,
Азгын күңел күпкә басылды.
Ирке чикләнмәгән йөрәгемә
Башлык итеп куйдым гакылны.

Их, син, яшьлек,
Их, син, тиле яшьлек!
Шундый кыска булып тоелдың,
Кичен чәчәк аткан булдың,
Ә таңында…
Ә таңында инде коелдың…

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Их, син, яшьлек!»
Ноты для песни «Их, син, яшьлек!»
Ноты для песни «Их, син, яшьлек!»
Ноты для песни «Их, син, яшьлек!»
Ноты для песни «Их, син, яшьлек!»
Ноты для песни «Их, син, яшьлек!»
Ноты для песни «Их, син, яшьлек!»
Ноты для песни «Их, син, яшьлек!»
Ноты для песни «Их, син, яшьлек!»
Ноты для песни «Их, син, яшьлек!»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »