Казаннарга барсаң, дустым,
Казан суларын буйла;
Җилсез көнне тал селкенсә,
Мин сагына дип уйла.
Без урамнардан узабыз
Җырлый-җырлый сыздырып;
Йокың килсә, йокла, җаный,
Уятырмын сызгырып.
Аккошлар оча һавада
Ерактагы далада;
Җаным сөйгән сандугачым
Көтә булыр калада.
Бу җыр Идрис Газиев репертуарында бар
«
»