Мин үкенмим сине шулай
Җаным биреп яратканга.
Сагышымны суга салам, —
Аксын әйдә еракларга.
Беркем белмәс күңелемнең
Өзгәләнгән, утта чагын…
Карыйм әле сагышымның
Кем янына тукталганын.
Ни булса да булган —
Үкенмим инде.
Янымда кал, диеп
Үтенмим инде.
Сагышларым, бәлки, синең
Ярларыңда тукталырлар,
Өй түреңә үтеп кереп,
Шунда мәңгегә калырлар.
Ничек итеп онытырмын,
Күңел гел сине уйласа?..
Сагышның да шатлыгы бар,
Әгәр озакка булмаса.
Ни булса да булган —
Үкенмим инде.
Янымда кал, диеп
Үтенмим инде.
Ни булса да булган —
Үкенмим инде.
Янымда кал, диеп
Үтенмим инде.
Янымда кал, диеп
Үтенмим инде…
