Ара ерак

Моңсу хис яна йөрәктә,
Тынгы бирми йөретә.
Бик акыллы уйларымны
Чуалтып гел йөдәтә.
Алмагачка аңлатыйммы,
Сириннәргә сөйлимме?
Бу соң әллә мәхәббәтме,
Бу соң әллә, әллә сөюме?

Ара ерак күрешергә,
Серләремне бүлешергә.
Сагышымны җырга салып,
Туры килә өләшергә.

Дуслар белән дә очрашам,
Ялгыз да калып карыйм.
Күңелгә урын табалмыйм,
Нишләттең мине, ярым?
Алмагачка аңлатыйммы,
Сириннәргә сөйлимме?
Бу соң әллә мәхәббәтме,
Бу соң әллә, әллә сөюме?

Ара ерак күрешергә,
Серләремне бүлешергә.
Сагышымны җырга салып,
Туры килә өләшергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »