Бик озын дәресләр,
Шау-гөр тәнәфесләр,
Уйларның гел агы,
Якты бала чагым,
Каласыз еракта.
Юк, дускай, юатма,
Болай да күңелләр
Чайпалып түгелә.
Дәресләргә йөрдек,
Яхшыга өйрәндек.
Сизмәдек үткәнен,
Китәр чак җиткәнен.
Сөекле мәктәбем,
Син минем иң шәбем!
Һәрвакыт күңелнең
Булырсың түрендә.
Авырсу бар(ы)сына, —
Түзәрбез ан(ы)сына.
Чакыра зур юллар,
Башта төрле уйлар…
Апалар, абыйлар,
Юк башка андыйлар,
Күңелдән әйтәбез:
Әниләр шикелле.
Без хәзер белемле, —
Кызартмам илемне,
Уемда иң элек
Булыр гел игелек.
Тормышны белербез,
Без әле килербез.
«Саумы!» — дип дәшәрбез,
Гел бергә яшәрбез.
Варианты песни
