Таң җилләре исә битләреңнән үбеп,
Иркәлиләр алар сине якын күреп.
Фирдәвескәй, минем гүзәлем,
Күңелемдә күп әйтер сүзләрем.
Ак каен кебек саф җыр тулы йөрәгең,
Без назлап үстерик мәхәббәт гөлләрен.
Фирдәвескәй, минем гүзәлем,
Күңелемдә күп әйтер сүзләрем.
Киңәшчем, юлдашым бул, иркәм, гомергә,
Утны да, суны да кичик без гел бергә.
Фирдәвескәй, минем гүзәлем,
Күңелемдә күп әйтер сүзләрем.
Добавлено tatassr в ПТ, 05/09/2025 - 15:24
«
»
