Син сөясең мине, ләкин инде
Син минеке түгел, минеке.
Үкенмим лә кабат очрашканга,
Мәхәббәтем сиңа саф иде.
Алсу гөлләр булып кыяташтан
Синең өчен чәчәк атырмын.
Моң булып уралып күңелеңә,
Мин җыр булып сиңа кайтырмын.
Калдыр инде мине, газапланма,
Җаннарыңны бүлеп икегә.
Гомерләр бит ике килми, иркәм,
Акмый сулар, акмый кирегә.
Алсу гөлләр булып кыяташтан
Синең өчен чәчәк атырмын.
Моң булып уралып күңелеңә,
Мин җыр булып сиңа кайтырмын.
Бәргәләнә җаным, өзгәләнә,
Язмыш сынаулары бик авыр.
Бу мәхәббәт, уелып күңелемдә,
Йөрәгемдә мәңге сакланыр.
Алсу гөлләр булып кыяташтан
Синең өчен чәчәк атырмын.
Моң булып уралып күңелеңә,
Мин җыр булып сиңа кайтырмын.
