Гомерләр алтын икән,
Йөрәктә ялкын икән,
Язлары да, көзләре дә
Бер төрле якын икән.
Гомерләр алтын-көмеш,
Ява йолдыз нурлары.
Һәркемне дә тормышында
Көтсен бәхет юллары.
Гомерләр көмеш икән,
Моңнар тама күзләрдән.
Айга карап, еллар санап
Йолдыз яна күкләрдә.
Гомерләр алтын-көмеш,
Ява йолдыз нурлары.
Һәркемне дә тормышында
Көтсен бәхет юллары.
Гомерләр алтын-көмеш,
Ява йолдыз нурлары.
Һәркемне дә тормышында
Көтсен бәхет юллары.
Бу җыр Людмила Аланлы репертуарында бар
Добавлено tatassr в СБ, 06/09/2025 - 21:01
«
»
