Йөрәгемне тыңла, алтыным

Алып кердең сөю дөньясына,
Барлык сынауларга әзер мин.
Аңлар өчен өз(л)елеп сөюемне
Йөрәгемне тыңла, кадерлем.

Күңел түрем бары сиңа гына,
Син бит, иркәм, сүнмәс ялкыным.
Белим дисәң минем серләремне —
Йөрәгемне тыңла, алтыным.

Яшьлегемнең гүзәл таңнарында
Бәхетемә каршы йөгердем.
Белим дисәң аның кем икәнен —
Йөрәгемне тыңла, кадерлем.

Күңел түрем бары сиңа гына,
Син бит, иркәм, сүнмәс ялкыным.
Белим дисәң минем серләремне —
Йөрәгемне тыңла, алтыным.

Минем өчен иң кадерле кешем —
Беләсеңме син кем икәнен.
Өзеп-өзеп ярты йөрәгемне
Татлы сөю белән типкәнен.

Күңел түрем бары сиңа гына,
Син бит, иркәм, сүнмәс ялкыным.
Белим дисәң минем серләремне —
Йөрәгемне тыңла, алтыным.
Йөрәгемне тыңла, алтыным…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »