Ераклардан карап киләм
Азнакай үрләренә.
Күңелләрем ник талпына,
Төшендер серләренә!
Сукмак салдым, юллар ярдым,
Азнакай үрләренә.
Күңелләрем ник талпына,
Төшендер серләренә!
Яллар итми күтәренәм
Азнакай үрләренә.
Яның булса, зарыктырма
«Браво!” сүзләреңә.
Сукмак салдым, юллар ярдым,
Азнакай үрләренә.
Яның булса зарыктырма
«Браво!” сүзләреңә.
Туктап калдым, күтәрелгәч
Азнакай үрләренә.
Күңелләрең ятта булса —
Күренмә күзләремә!
Сукмак салдым, юллар ярдым,
Азнакай үрләренә.
Күңелләрең ятта булса —
Күренмә күзләремә!
Тартыла да, тора күңел
Азнакай үрләренә.
Мәңге чыкмас өчен кердең
Йөрәгем түрләренә.
Сукмак салдым, юллар ярдым,
Азнакай үрләренә.
Мәңге чыкмас өчен кердең
Йөрәгем түрләренә.