Ашыктырма, язмыш …

Эй, син язмыш, ашыктырма мине,
Якты көнем бик тиз үтмәсен.
Яшел җирдән, зәңгәр күкләремнән
Килми әле, килми китәсем.

Бар бит әле сөеп-сөеләсем,
Газап утын күпме эчәсем (йотасым),
Мәхәббәтнең сихри канатында
Йолдызларга очып җитәсем.

Җаным, чәчкә, балкып озак яшә,
Салкын җилләр килеп тимәсен.
Бар бит әле минем кешеләргә
Нәфис гөлләр бүләк итәсем.

Бар бит әле сөеп-сөеләсем,
Газап утын күпме эчәсем,
Мәхәббәтнең сихри канатында
Йолдызларга очып җитәсем.

Алда әле ярсу тормыш кайный
Үтелмәгән күпме юлларым.
Алда әле кайгы-шатлыкларым,
Җырланмаган яңа җырларым.

Бар бит әле сөеп-сөеләсем,
Газап утын күпме эчәсем,
Мәхәббәтнең сихри канатында
Йолдызларга очып җитәсем.

Күпме әле тозлар ашыйсы бар,
Тау ташларны ярып үтәсем.
Бар бит әле минем бу дөньяда
Изгелекләр эшләп китәсем.
Яшел җирдән, зәңгәр күкләремнән
Килми әле, килми китәсем.
Килми китәсем!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »