Челтәр элдем читәнгә

Ялгыз:
Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме?
Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?

Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:
Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап кемне алырсыз икән?

Егетләр:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз;
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Ялгыз:
Әй, дусларым, дусларым, дусларым, бәгырьләрем;
Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен.

Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:
Ак алъяпкыч билләрдә, җилфердәми җилләрдә;
Сандугачлар да сайрамый сез булмаган җирләрдә.

Кызлар:
Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә;
Егетләр:
Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар:
Алай да бергә-бергә, болай да бергә-бергә;
Егетләр:
Дуслар белән бергә булсаң, күгәрчен кебек гөрлә.

Барда:
Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз;
Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (42 голоса)
« »