Яныңда кояшың барда
Күктән йолдыз эзләмә.
"Көнләштерәм сине" — диеп
Матурларны күзләмә,
Матурларны күзләмә.
Алтыным син, көмешем син,
Хәйләкәрем, шаяным.
Гомерлеккә ярым итеп,
Сине генә сайладым.
Синең белән генә ямьле
Иртәләрем-кичләрем.
Синең өчен генә минем
Мәхәббәтле хисләрем,
Мәхәббәтле хисләрем.
Алтыным син, көмешем син,
Хәйләкәрем, шаяным.
Гомерлеккә ярым итеп,
Сине генә сайладым.
Ике йөрәк арасында,
Саф мәхәббәт сүнмәсен.
Кеше сүзе, көнләшүләр
Арабызда йөрмәсен,
Арабызда йөрмәсен.
Алтыным син, көмешем син,
Хәйләкәрем, шаяным.
Гомерлеккә ярым итеп,
Сине генә сайладым.
Гомерлеккә ярым итеп,
Сине генә сайладым.
Сине генә сайладым…
