Гомер чишмәм акты үз көенә,
Сизмәдем дә агып үткәнен.
Нигә шулай иртәләдең икән,
Нишләп мине читләп үтмәдең?
Яшьлегемнең назлы чишмәсенә
Кабат кайтыр идем әйләнеп.
Үзәгемнең ачы сагышларын
Алып китәр кебек әйләнеп.
Ничә гасыр чишмә инде шулай,
Үз җаена ага моңланып.
Тойгыларым яшьлек мизгелендә
Калса иде шунда югалып.
Яшьлегемнең назлы чишмәсенә
Кабат кайтыр идем әйләнеп.
Үзәгемнең ачы сагышларын
Алып китәр кебек әйләнеп.
Инеш буен ап-ак томан сарган,
Юлын күрмим, моңын ишетәм.
Күңелемдә яңа җырлар туа,
Моңнары да килгән бишектән.
Яшьлегемнең назлы чишмәсенә
Кабат кайтыр идем әйләнеп.
Үзәгемнең ачы сагышларын
Алып китәр кебек әйләнеп.
