Гомер уза, күлмәк туза
Диеп йөри күрмәгез.
Шушындый матур тормышны
Сарыларга төрмәгез.
Каралар дип картаймагыз,
Сары дип саргаймагыз.
Кирәкмәгән уйлар уйлап
Юк-барга картаймагыз.
Гомер — чәчкә, шау чәчәктә
Булсын бәхет гөлләре.
Әле уңда, әле сулда
Йөртә язмыш җилләре.
Каралар дип картаймагыз,
Сары дип саргаймагыз.
Кирәкмәгән уйлар уйлап
Юк-барга картаймагыз.
Уйлар-уйлар, юктыр яры,
Юк башы, юк ахыры.
Тормышларны төссез итә
Күңелләрнең моң-зары.
Каралар дип картаймагыз,
Сары дип саргаймагыз.
Кирәкмәгән уйлар уйлап
Юк-барга картаймагыз.
Кирәкмәгән уйлар уйлап
Юк-барга картаймагыз.
Юк-барга картаймагыз…
