Чирәмеңдә аунап үс тә, сагынып кайтма, имеш,
Сөенечтән җырлый-җырлый авылга кайтып килеш!
Читләрдә гомер сүтәбез үги балалар сыман,
Әти-әниләр көтсә дә сирәк кайтыла һаман.
Ак каеннарымны күреп,
Ерактан танып алам.
Каршы ал, туган авылым!
Мин — синең газиз балаң!
Саумысыз, ак каеннарым, саумы, туган якларым,
Туган җирдән дә кадерле башка бер җир тапмадым!
Ах итәрлек җирләр дөнья, никтер бер дә ис китми,
Чишмәләре гөрләп аккан туган якларга җитми!
Ак каеннарымны күреп,
Ерактан танып алам.
Каршы ал, туган авылым!
Мин — синең газиз балаң!
Ак каеннарымны күреп,
Ерактан танып алам.
Каршы ал, туган авылым!
Мин — синең газиз балаң!
Каршы ал, туган авылым!
Мин — синең газиз балаң!..
