Синең белән очрашулар
Язмыш көлүе булган.
Назга сусаган йөрәкне
Бозга төрүе булган.
Үткән көннәрне сагынмыйм,
Кояшлы түгел иде.
Янымда син барында да
Мин ятим күңел идем.
Салкын йөрәк, кайнар акыл,
Бер туңам да бер өшим.
Мөлдерәмә газап тулы
Җан белән ничек яшим?
Үткән көннәрне сагынмыйм,
Кояшлы түгел иде.
Янымда син барында да
Мин ятим күңел идем.
Әрнүләр дә, рәнҗүләр дә
Яңгырдай ява гына.
Яшемнең соңгы тамчысын
Кем сөртер яңагымнан.
Үткән көннәрне сагынмыйм,
Кояшлы түгел иде.
Янымда син барында да
Мин ятим күңел идем.
Янымда син барында да
Мин ятим күңел идем…
Бәхетле күңел идем…
