Әбри булыр абзагыз

Теге авылга барамын,
Бу авылга киләмен.
Шәп кешеләрне күзәтмим,
Туда-сюда йөргәлим.

Әбри, Әбри Хәбри,
Әбри булыр абзагыз.
Авылларыгызга килсәм,
Мине күрми калмагыз.
Әбри, Әбри Хәбри,
Әбри булыр абзагыз.
Авылларыгызга килсәм,
Мине күрми калмагыз.
Әбри булыр абзагыз.

Киемнәремнең чуты юк,
Көн дә бересен киям.
Авыл саен шәп кешеләр,
Һәрберсен танып беләм.

Әбри, Әбри Хәбри,
Әбри булыр абзагыз.
Авылларыгызга килсәм,
Табылмыйча тормагыз.
Әбри, Әбри Хәбри,
Әбри булыр абзагыз.
Авылларыгызга килсәм,
Табылмыйча тормагыз.
Әбри булыр абзагыз.

Кыяфәтләрем байыский,
Ә җаным шомбайский.
Бер көн сөям, бер көн көям,
Хәлләрем шулайский.

Әбри, Әбри Хәбри,
Әбри булыр абзагыз.
Әгәр сезгә күзне кыссам,
Сөя ул дип аңлагыз.
Әбри, Әбри Хәбри,
Әбри булыр абзагыз.
Әгәр сезгә күзне кыссам,
Сөя бу дип аңлагыз.
Әбри булыр абзагыз.

Башларымда эшләпә,
Өсләремдә күлмәгем.
Сезнең кебек гүзәлләрне
Мин бер җирдә күрмәдем.

Әбри, Әбри Хәбри,
Әбри булыр абзагыз.
Авылларыгызга килсәм,
Табылмыйча тормагыз.
Әбри, Әбри Хәбри,
Әбри булыр абзагыз.
Авылларыгызга килсәм,
Мине күрми калмагыз.
Әбри, Әбри Хәбри,
Әбри булыр абзагыз.
Авылларыгызга килсәм,
Табылмыйча тормагыз.
Әбри, Әбри Хәбри,
Әбри булыр абзагыз.
Авылларыгызга килсәм,
Мине күрми калмагыз.
Әбри булыр абзагыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »