Юллар ябык

Әгәр дәшсә балачагым,
Хәбәр бирсә яшьлек таңым,
Очып кайтып килер идем шул мизгелгә.
Әткәй белән әнкәй анда,
Хәтирәләр чыңы җанда,
Бер-бер артлы үткәннәрем, әй, тезелә!

Сагындыра үткән гомер,
Үткәннәрдә йөри күңел.
Кайтсаң иде берничек тә юлын табып.
Балачакка ишек бикле,
Яшьлегемә сукмак чикле,
Кайтып булмый: юллар ябык, юллар ябык.

Иңләп-буйлап болыннарын,
Иптәш итеп колыннарын,
Йөрер идем балачакта бала булып.
Яшьлек ярым күзен кыса,
Иңнәремдә — канат, очам,
Их, булмый шул җир йөзенә кире туып!

Сагындыра үткән гомер,
Үткәннәрдә йөри күңел.
Кайтсаң иде берничек тә юлын табып.
Балачакка ишек бикле,
Яшьлегемә сукмак чикле,
Кайтып булмый: юллар ябык, юллар ябык.
Сагындыра үткән гомер,
Үткәннәрдә йөри күңел.
Кайтсаң иде берничек тә юлын табып.
Балачакка ишек бикле,
Яшьлегемә сукмак чикле,
Кайтып булмый: юллар ябык, юллар ябык.
Кайтып булмый юллар ябык, юллар ябык…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »