Кыргый гөл (Мин синең кыргый гөлең)

Кояш балкыган күгем бул,
Ләйсән яңгырлы көнем.
Үзем сиңа үрелермен,
Мин синең кыргый гөлең.


Кыргый булма диеп миңа,
Кыр гөлләре китермә.
Үзем дә кырлар гөле мин,
Ирексезләп киптермә.

Кояш балкыган күгем бул,
Ләйсән яңгырлы көнем.
Үзем сиңа үрелермен,
Мин синең кыргый гөлең.

Чәчәк бәйләмнәре белән
Бәяләнми ул бәхет.
Юлы урау, сукмагы тар,
Берәү дә тормый дәшеп.

Кояш балкыган күгем бул,
Ләйсән яңгырлы көнем.
Үзем сиңа үрелермен,
Мин синең кыргый гөлең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »