Алда мине ни көтә?

Кемдер килә, кемдер китә,
Бу дөньяга ни җитә!
Килмәгән беркем мәңгегә,
Ике карыш җир көтә.

Айлар үтә, еллар үтә,
Алда мине ни көтә?
Атасы таң, туасы көн
Йөрәгемне җилкетә.

Җирдә ничек яшәсәк тә
Гомерләр үтә-китә.
Яманлык кылмыйк бу җирдә,
Бергәлеккә ни җитә!

Айлар үтә, еллар үтә,
Алда мине ни көтә?
Атасы таң, туасы көн
Йөрәгемне җилкетә.

Хезмәтләрең җимеш бирсә,
Анда хөрмәте көтә.
Чәчкә, көмеш йөгертсә дә
Яхшы сүз җан эретә.

Айлар үтә, еллар үтә,
Алда мине ни көтә?
Атасы таң, туасы көн
Йөрәгемне җилкетә.

Атасы таң, туасы көн
Йөрәгемне җилкетә…
Йөрәгемне җилкетә…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »