Мин синең шәүләңә әйләнмәм,
Ялынмам, ялвармам, кил диеп.
Үзәгең өзелгәч кайтырсың,
Җилләргә җилкәннәр киереп.
Мин синең бәхетең булалмам —
Кар эреп югалган эзләрең.
Киек каз юлында кайтаваз —
Әрәмгә түгелгән хисләрем.
Мин синең дөньяңа табынмам,
Синең бәхетең булалмам,
Мин синең шәүләңә әйләнмәм,
Синең җиһанда яшәмәм!
Синең дөньяңа табынмам,
Синең бәхетең булалмам,
Синең шәүләңә әйләнмәм,
Синсез яшәргә өйрәнәм…
Мин синең җиһанда яшәмәм,
Эзләрсең ялгызың таңнарда.
Кан тамган ярамны әрнетеп,
Омтылма җанымны аңларга.
Мин синең дөньяңа табынмам,
Газизрәк, якынрак үз күгем.
Хушлашыйк. Мәңгегә. Куп нокта.
Күз яшьсез тын гына үкседем…
Мин синең дөньяңа табынмам,
Синең бәхетең булалмам,
Мин синең шәүләңә әйләнмәм,
Синең җиһанда яшәмәм!
Синең дөньяңа табынмам,
Синең бәхетең булалмам,
Синең шәүләңә әйләнмәм,
Синсез яшәргә өйрәнәм…
Мин синең шәүләңә әйләнмәм,
Ялынмам, ялвармам, кил диеп.
Үзәгең өзелгәч кайтырсың,
Җилләргә җилкәннәр киереп.
