/ "Ай кызы" спектакленнән /
Чишмәләрдән сулар алам,
Болытларга сокланам.
Көтәм сине, кайларда син,
Көтәм сине, кайларда син,
Килер диеп юанам.
Көтәм сине, кайларда син,
Көтәм сине, кайларда син,
Килер диеп юанам.
Сөйгән ярны миңа Ходай
Язмагандыр дисезме?
Кайда яшәп минем күң(е)лем,
Кайда яшәп минем күң(е)лем
Боздай туңган дисезме?
Кайда яшәп минем күң(е)лем,
Кайда яшәп минем күң(е)лем
Боздай туңган дисезме?
Янар идем мин дә дөрләп
Мәхәббәт утларында.
Әйтче, чишмәм, бу сүземне,
Әйтче, чишмәм, бу сүземне
Дусларыма, ярыма.
Әйтче, чишмәм, бу сүземне,
Әйтче, чишмәм, бу сүземне
Дусларыма, ярыма.
Варианты песни
