Ашкынам яннарыңа

Сөю уты дөрләп яна
Тылсымлы карашыңда.
Серле салават күпере
Икебез арасында.

Хыялымда, уйларымда
Ашкынам яннарыңа.
Язсын иде гомерлеккә
Тик сине яратырга!

Һәрвакыт күңел тартыла
Тик сиңа, якыныма.
Коштай очып яннарыңа
Килермен, чакыр гына!

Хыялымда, уйларымда
Ашкынам яннарыңа.
Язсын иде гомерлеккә
Тик сине яратырга!

Атлыгып тора күңелем
Сине, иркәм, күрергә.
Сагындырып, яраттырып,
Ямь өстисең гомергә.

Хыялымда, уйларымда
Ашкынам яннарыңа.
Язсын иде гомерлеккә
Тик сине яратырга!
Язсын иде гомерлеккә
Тик сине яратырга!..
Тик сине яратырга!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »