Бер елмаю җитми калды

Аңлый алмыйм үз-үземне,
Син дә син түгелме әллә.
Бер назлы сүз җитми калды
Әрнегән күңелләргә.
Син ни оттың, мин ни оттым?
Кемгә кирәк бу ярыш?
Мин үземнән, ә син миннән
Җәяүләп китеп барыш,
Җәяүләп китеп барыш.

Үзгәрде әле дөньябыз,
Тәгәрәде кирегә.
Бер елмаю җитми калды
Ике горур тилегә.

Ягымлы бер сүз коткарыр
Әрнүле газаплардан,
Бер сәбәпсез үпкәләшү —
Мең бәла-казалардан.
Янып кара күмерләргә
Әйләнеп барган чакта,
Елмаюың өмет итеп,
Карыйм гел синең якка,
Карыйм гел синең якка.

Үзгәрде әле дөньябыз,
Тәгәрәде кирегә.
Бер елмаю җитми калды
Ике горур тилегә.

Аңлый алмыйм үз-үземне,
Син дә син түгелме әллә.
Бер назлы сүз җитми калды
Әрнегән күңелләргә.
Янып кара күмерләргә
Әйләнеп барган чакта,
Елмаюың өмет итеп,
Карыйм гел синең якка,
Карыйм гел синең якка

Үзгәрде әле дөньябыз,
Тәгәрәде кирегә.
Бер елмаю җитми калды
Ике горур тилегә.

Тынычланыр бу дөньябыз,
Китмәс бүтән кирегә.
Бер елмаю кирәк безгә,
Ике горур тилегә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »