Онытмадым әле бер дә синең
"Өзелеп лә сөям" дигәнең.
Ә истәме кызыл розаларны
Шул сөюгә төреп биргәнем?
Бүләк итәм сиңа серләремне,
Бүләк итәм сиңа розалар.
Чәчәк кенә түгел, сөюне дә
Бүләк иткән безгә розалар.
"Сөям" — дидең тәүге мәртәбә син,
Уттай кайнар иде кулларың.
Дәшми генә түбән карадың да
Син розалар сыман кызардың.
Бүләк итәм сиңа серләремне,
Бүләк итәм сиңа розалар.
Чәчәк кенә түгел, сөюне дә
Бүләк иткән безгә розалар.
Алда әле йөрәк янасылар
Бергәләп кабызган учакта.
Розаларым синең кочагыңда ,
Ә син үзең минем кочакта.
Бүләк итәм сиңа серләремне,
Бүләк итәм сиңа розалар.
Чәчәк кенә түгел, сөюне дә
Бүләк иткән безгә розалар.
Бүләк итәм…
Бүләк итәм…
