Алтын-сары чәчләреңне
Син тарарсың, мин үрмәм /шул/.
Тауга менеп, ташка басып
Син карарсың — мин күрмәм.
Зәңгәр чәчәк ата торган
Гөлләр дә була икән /шул/.
Дөнья булгач, бик сагынган
Көннәр дә була икән.
Туңар булсаң, бәгеркәем,
Кии яңа бишмәтеңне /шул/.
Синең утларында янам
Теләсәң нишләт мине.
Быел килгән сахра кошның
Агы-күге бар микән /шул/.
Узган гомер хисап түгел,
Алда гомер бар микән?..
Бу җыр Фердинанд Сәлахов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 16/09/2025 - 11:50
«
»