Ак кар булып

Каеннарны юл читендә ак кар кочкан,
Каеннарын исәрләнеп язган очтан.
Куеныма кысып сине сөяр булам,
Йөрим күптән хыялланып синле уйдан.

Ак кар булып, куныйм әле учларыңа,
Буран булып алыйм әле кочагыма.
Битләреңнән үбим әле килеп кунып,
Агартыйм мин бар дөньяңны акка күмеп.

Каеннарың утыра күп наздан оеп,
Мәхәббәтнең җылысыннан рәхәт тоеп.
Мин дә сиңа бүләк итәм йөрәгемне,
Аңла инде сине генә сөйгәнемне.

Ак кар булып, куныйм әле учларыңа,
Буран булып алыйм әле кочагыма.
Битләреңнән үбим әле килеп кунып,
Агартыйм мин бар дөньяңны акка күмеп.

Каеннарга җилләр ялгыш кагылса да,
Давыллары иңнәреңә сарылса да,
Кар бураны каеннарын ятка бирмәс,
Минем кебек сине шашып беркем сөймәс.

Ак кар булып, куныйм әле учларыңа,
Буран булып алыйм әле кочагыма.
Битләреңнән үбим әле килеп кунып,
Агартыйм мин бар дөньяңны акка күмеп.
Битләреңнән үбим әле килеп кунып,
Агартыйм мин бар дөньяңны акка күмеп…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »