Быел ел да күрешүне
Көтеп алдык сагынып.
Гомергә булсын, гомергә
Ярый бар әле, язган безгә
Яшәргә баҗай булып.
Яхшы яшибез әле, дип,
Шатланам мин һәр көнгә.
Әлдә шундый баҗайлар бар,
Ни булса да без бергә.
Бәйрәмнәрдә генә түгел,
Сынауларда гел бергә.
Шулай гына булсын әйдә,
Ни җитә соң яшәүләргә
Иңнәрне куеп иңгә.
Яхшы яшибез әле, дип,
Шатланам мин һәр көнгә.
Әлдә шундый баҗайлар бар,
Ни булса да без бергә.
Без — татар баҗайлары!
Алда юллар олы, юллар,
Була күрсен бар да шәп.
Ни күрсәк тә бердәм булыйк,
Бер-беребезгэ кирәк булыйк,
Яшик дөньяда гөрләп.
Яхшы яшибез әле, дип,
Шатланам мин һәр көнгә.
Әлдә шундый баҗайлар бар,
Ни булса да без бергә.
