Ике минут (Икебезгә ике минут)

Сузылганнар офыкларга таба
Поездларның көмеш юллары.
Озатамын сине еракларга,
Ике минут калган нибары.

Икебезгә ике генә минут
Йөрәкләрне уттай яндыра.
Ничек тә бит өлгерәсе иде
Сөюемне әйтеп калырга.

Якын түгел кабат күрешүләр,
Ала алмыйм синнән күзләрем.
Китәсең бит, белми китәсең бит,
Сөйләнмәгән күпме серләрем.

Икебезгә ике генә минут
Йөрәкләрне уттай яндыра.
Ничек тә бит өлгерәсе иде
Сөюемне әйтеп калырга.

Ашыктыра, вакыт ашыктыра,
Баш әйләнә, телләр бәйләнә.
Мизгелне дә йөзгә бүләр идем,
Хәлләремнән килсә әгәр дә.

Икебезгә ике генә минут
Йөрәкләрне уттай яндыра.
Ничек тә бит өлгерәсе иде
Сөюемне әйтеп калырга.
Ничек тә бит өлгерәсе иде
Сөюемне әйтеп калырга…
Сөюемне әйтеп калырга…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »