Бер карадым күзләреңә,
Икенче — йөзләреңә.
Бер карауда мәхәббәтле
Күрендең күзләремә.
Зәңгәр күлнең (Агыйделнең) суы салкын,
Салкын тирәнгә күрә.
Һич исләремнән чыкмыйсың
Өз(е)леп сөйгәнгә күрә.
Былбыл булсам — бакчаларда
Бер агач сайлар идем.
Шул агачта сезне мактап
Иртә-кич сайрар идем.
[Сары матур, сары матур,
Сары матур сайласаң.
Әллә кайлардан танырмын
Дуслар булып сайрасаң.]
Бер карадым күзләреңә,
Икенче — йөзләреңә.
Бер карауда мәхәббәтле
Күрендең күзләремә.
Бер карауда мәхәббәтле
Күрендең күзләремә…
/ чагыштыр: Тал бөгелә (беренче вариант) /
/ чагыштыр: Бер карадым күзләреңә (икенче вариант) /
Варианты песни
