Бер карадым күзләреңә (икенче вариант)

Бер карадым күзләреңә,
Икенче — йөзләреңә.
Бер карауда мәхәббәтле
Күрендең күзләремә.

Тал бөгелә, тал бөгелә,
Тал да тамырсыз икән.
Сандугач булып килермен,
Мине танырсың микән.

Ник булмадым мин таң җиле,
Чәчең сыйпап уйнарга.
Ник булмадым мин бер дулкын,
Синең йөзгән суларда.

Зәңгәр күлнең суы салкын,
Салкын тирәнгә күрә.
Һич исләремнән чыкмыйсың
Өз(е)леп сөйгәнгә күрә.

Бер карадым күзләреңә,
Икенче — йөзләреңә.
Бер карауда мәхәббәтле
Күрендең күзләремә.
Бер карауда мәхәббәтле
Күрендең күзләремә…

/ чагыштыр: Тал бөгелә (беренче вариант) /
/ чагыштыр: Бер карадым күзләреңә (беренче вариант) /

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
« »