Су буенда үскән тал-тирәкләр
Баш иделәр, үбеп эзләрне.
Атлап түгел, очып, йөзеп киттем,
Синнән китеп, сине эзләдем.
Борылмадым, кабат орынмадым
Өзелеп, бөгелеп калган талларга.
Ярларыннан ашкан мәхәббәтең
Учак булып яна салларда.
Су сибегез, янам, көям, дидем,
Серем ачтым Идел-дәрьяга.
Нинди сулар, кемнәр коймас, их,
Насыйп булса бергә янарга.
Добавлено tatassr в Втр, 23/09/2025 - 09:46
«
»
