Иреккә сусаган җан

Гөлләр шиңгән инде,
Өмет сүнгән инде,
Кайтасы юк үткән көннәрнең.
Ишекләрдә йозак, күрешергә озак,
Елдай озын көне төрмәнең.

Сөюнең бүләген —
Иң матур гөлләрне
Сибә алмыйм синең алдыңа.
Мин — бер ялгыз тирәк.
Сөю, назлар кирәк
Иреккә сусаган җаныма.

Хатларың да килми,
Хәлләреңне белмим,
Тирә ягым тоташ рәшәткә.
Бәхетле көннәрне,
Узган гомерләрне
Сорап алып булмый әҗәткә.

Сөюнең бүләген —
Иң матур гөлләрне
Сибә алмыйм синең алдыңа.
Мин — бер ялгыз тирәк.
Сөю, назлар кирәк
Иреккә сусаган җаныма.

Иртәләрдә томан,
Киек казлар сыман
Үтеп бара газиз гомерләр.
Вөҗдан газабына,
Әрнү, яраларга
Түзә икән, түзә йөрәкләр.

Сөюнең бүләген —
Иң матур гөлләрне
Сибә алмыйм синең алдыңа.
Мин — бер ялгыз тирәк.
Сөю, назлар кирәк
Иреккә сусаган җаныма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »