Синең белән олы юлга чыктык
Синең белән бергә күңелле.
Авырлыкны җиңеп куаныштык,
Эзләмәдек бер дә җиңелне .
Икәү бергә генә бәхетле без
Икәү бергә генә бәхетле.
Синең белән генә, синең белән
Бу дөньяда таптып бәхетне.
Сикәлтәләр аша бергә үттек,
Ни күрсәк тә, күрдек бергәләп.
Язлар, җәйләр кичеп үзебезнең,
Көзебезгә кердек бергәләп.
Икәү бергә генә бәхетле без
Икәү бергә генә бәхетле.
Синең белән генә, синең белән
Бу дөньяда таптып бәхетне.
Атлыйк әле һаман икәү бергә,
Бергә булыйк исән чагында.
Каршы алыйк бергә, каршы алыйк,
Гомерләрнең соңгы таңын да.
Синең белән генә, синең белән
Бу дөньяда таптып бәхетне.
Бу дөньяда таптып бәхетне
Бу дөньяда таптып бәхетне