Ике ярда-ике ялгыз

Көймә түгел мәхәббәтең-
Терәлде бит ярларга.
Мәхәббәтне бикләп булмый,
Хәзер барыйм кайларга?…

Ике ярда-ике ялгыз,
Нишләрбез шунда калсак?
Нәрсәгә соң ул мәхәббәт,
Сөю утында янсак?!

Җылы җилем, иркәләче,
Алып кит мине ярдан.
Синең кебек чибәркәйне
Табармын икән кайдан?

Ике ярда-ике ялгыз,
Нишләрбез шунда калсак?
Нәрсәгә соң ул мәхәббәт,
Сөю утында янсак?!

Сагынса, бер килер әле
Син туктаган ярларга.
Яшь гомереңне уздырма,
Җитәр кызлар сайларга.

Ике ярда-ике ялгыз,
Нишләрбез шунда калсак?
Нәрсәгә соң ул мәхәббәт,
Сөю утында янсак?!
Нәрсәгә соң ул мәхәббәт,
Сөю утында янсак?!
Сөю утында янсак?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »