Әйләнеп кайта алсам

Без күрәсен кеше күрмәс,
Китәм, дуслар, шуңа да.
Егет кеше кереп чыгар
Утына да, суга да.
Тап төшмәс, борчылма, әткәй,
Синең горур исемгә.
Якыннарым, барчагыз да,
Булырсыз сез исемдә.

Кадерләр идем тормышны
Моннан исән-сау калсам.
Үз аягым белән кабат
Әйләнеп кайта алсам.

Догалар укып тор, әнкәй,
Син әйтсәң, Алла саклар.
Күз яшең тамган теләкләр
Фәрештә булып яклар.
Ачуланма, мәхәббәтем,
"Сөям" дип әйтә алмасам.
Бәхил булыгыз, туганнар,
Әйләнеп кайт(а) алмасам.

Кадерләр идем тормышны
Моннан исән-сау калсам.
Үз аягым белән кабат
Әйләнеп кайта алсам.
Үз аягым белән кабат
Әйләнеп кайта алсам…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »