Зиндан (Килде безгә сынау көннәре)

Менә шулай, бер дә көтмәгәндә
Тормышыбыз куйды үзгәреп.
Иңнәреңә авыр сынау төште,
Тора алырсыңмы күтәреп.

Бу зинданның соры диварлары
Үз эчендә тотмый кемнәрне.
Сабырлыгың жуйма, бердәнберем,
Килде безгә сынау көннәре.

Иртәләрен сыйпап уятуың
Исләремдә һаман, былбылым.
Шул иртәләр тизрәк кайтсын диеп,
Мин ышанып көтәм, күз нурым.

Бу зинданның соры диварлары
Үз эчендә тотмый кемнәрне.
Сабырлыгың жуйма, бердәнберем,
Килде безгә сынау көннәре.

Яннарыңа очып кайтыр идем,
Чыга алмыйм ләкин читлектән.
Ышан, бәгърем, болар вакытлыча,
Кавышулар килер без көткән!

Бу зинданның соры диварлары
Үз эчендә тотмый кемнәрне.
Сабырлыгың жуйма, бердәнберем,
Килде безгә сынау көннәре.
Килде безгә сынау көннәре…
Килде безгә сынау көннәре…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »