Саклыйк әниләрнең күз яшен

Категория: көе сүзләре

Соры бүрек, яшел гимнастерка,
Куенымда сөеклемнән хат.
Әти-әни сүзе колагымда:
"Исән йөреп, улым, имин кайт".

Яшьлек язым, шаулап торган чагы,
Йөрәкләрдә уйный ут-яшен.
Ир-егет булып туганнар,
Чын бөркет булып туганнар
Саклый әниләрнең күз яшен.

Җир-ананың төрле почмагына
Ташлый язмыш, адәм баласын.
Кайнар нокталарга илтеп сала,
Белеп алдан ятып каласын.

Яшьлек язым, шаулап торган чагы,
Йөрәкләрдә уйный ут-яшен.
Ир-егет булып туганнар,
Чын бөркет булып туганнар
Саклый әниләрнең күз яшен.

Офицерлар, гади солдатларның
Күңелендә яшәр һаман да:
Исәннәрнең тынычлыгы өчен
Ватан иминлеге сагында!

Яшьлек язым, шаулап торган чагы,
Йөрәкләрдә уйный ут-яшен.
Ир-егет булып туганнар,
Чын бөркет булып туганнар
Саклый әниләрнең күз яшен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »