Кайтып киләм, әткәй, яныңа

Категория: көе сүзләре

Газиз әткәй, синең киңәшләрең
Саклыйм йөрәгемнең түрендә.
Синең рухыңа баш ияргә
Кайтып киләм менә бүген дә.

Әткәй, әткәй, җансыз сүрәтеңдә
Тоям төсле җылы карашың.
Әйтерсең лә һаман элеккечә
Дөнья йөген тартып барасың.

Иртә килде сиңа сары көзләр,
Кабатланмас салкын кышларың.
Тик нигәдер әле һаман да мин
Синең китүеңә ышанмыйм.

Әткәй, әткәй, җансыз сүрәтеңдә
Тоям төсле җылы карашың.
Әйтерсең лә һаман элеккечә
Дөнья йөген тартып барасың.

Шатлыклары-борчулары белән
Сизелмәде гомер агышы.
Буш тынлыктан фатыйхаңны алып,
Синнән кабат китеп барышым.

Әткәй, әткәй, җансыз сүрәтеңдә
Тоям төсле җылы карашың.
Әйтерсең лә һаман элеккечә
Дөнья йөген тартып барасың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »