Чык син, атым… (Каргышлы юл)

Олы юлдан салмак кына
Атлый бер ат,
Так-ток килә тояк тавышы.
Гәҗәпләнеп туктап кала
Сәерсенеп. Юлда
Машиналар ташкыны.

Чык син, атым,
Бу каргышлы юлдан йөрмә,
Беткәнмени сиңа жәйләүләр?
Чыга калсам,
Үзем бу юллардан түгел,
Кырдан кайтыр идем җәяүләп.

Йөрмә юлда, чык син
Яшел чирәмлеккә,
Кайгы-сагыш кына бу юлда.
Чәнечкеле тимер чыбык артларына
Шушы юлдан килдем мин монда.

Чык син, атым,
Бу каргышлы юлдан йөрмә,
Беткәнмени сиңа жәйләүләр?
Чыга калсам,
Үзем бу юллардан түгел,
Кырдан кайтыр идем җәяүләп.

Хәсрәт белән генә
Түшәлгәндер, ахры,
Бу юлларның hәрбер карышы.
Юлга карап уйланам да, җавап эзлим,
Төште миңа кемнең каргышы.

Чык син, атым,
Бу каргышлы юлдан йөрмә,
Беткәнмени сиңа жәйләүләр?
Чыга калсам,
Үзем бу юллардан түгел,
Кырдан кайтыр идем җәяүләп.
Чыга калсам,
Үзем бу юллардан түгел,
Кырдан кайтыр идем җәяүләп…
Кырдан кайтыр идем җәяүләп…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »